Район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Ураза бәйрәме белән котлады
Кадерле азнакайлылар! Хөрмәтле якташлар!
Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Мөселманнар өчен шатлыклы бу көндә, кояш чыгу белән, дөньяның барлык мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазы укыла: кешеләр Аллаһка чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештереп, җәһәннәмнән коткаруын һәм иминлеккә ирештерүен сорап дога кыла. Изге ай буена мөселманнар харамнан тыелып, бары Ходай кушканнарны үтәп – шәфкатьле эшләр кылып, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итеп ураза тотты. Изге Коръәндә «бер генә игелекле эш тә савапсыз калмас» диелгән.
Ураза бәйрәме тынычлыкка, үсеш һәм алгарышка этәргеч бирә торган бәрәкәтле көчкә ия. Ислам дөньясында еш кына низаглар булып, каршылыклар туып торган хәзерге заманда
өммәтнең бердәмлеге, күтәрелеше хакына татулыкка һәм камил акыл белән гамәл кылырга өндәү аеруча мөһим. Бу мөнәсәбәттән караганда, Татарстан мөселманнарыннан Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә дә үрнәк алырлык.
Һәммәгезгә ихлас йөрәктән бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Ходай күңелләребезне иман, миһербан, мәрхәмәт һәм мәхәббәт нуры белән яктыртсын!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев