Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

“Һәр укучым йөрәгемнең бер кыйпылчыгын үзе белән алып китә”

Тормышта өч тапкыр бәхет елмаерга тиеш, диләр – ул нинди гаиләдә дөньяга килүгә, кемдә белем алуга һәм киләчәк тормышларын кем белән бәйләүгә бәйле.

Безнең балаларга чынчынлап бәхет елмайды, чөнки аларның беренче укытучысы, яңа тормыш этабына озатучысы Рәзинә Хәсән кызы Алимова иде. Азнакай шәһәренең 4 нче лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы безнең балалар өчен уку һәм уңыш, тәрбия һәм үсеш юлында төп остаз булды.

Рәзинә Хәсән кызы 1960 елда Хәсән Мәһди улы һәм Хөршидә Абдулла кызы гаиләсендә туа. Авылда хөрмәт казанган әлеге гаиләдә биш бертуган бала дөньяга килеп, киләчәктә алар педагоглар, фельдшер һәм рәис булып үсәләр. Рәзинә Хәсән кызы яшь чактан ук бик актив, һәркем белән уртак тел таба. Пионервожатый булып эшләгән вакытта ул киләчәк һөнәренә нигез сала. Мөгаллимлек хезмәтен ул 1981 елда Мөслим аз комплектлы мәктәбендә укытучы һәм компетентлы директор буларак башлый. Соңгы 26 елда ул Азнакайның 4 нче лицеенда эшли һәм һәр 4 ел саен яхшы әзерлекле 30ар баланы урта звенога чыгара.

Безнең балалар – Рәзинә Хәсән кызының соңгы чыгарылышы. Быел без аны лаеклы ялга озатабыз. Без сабыйларыбызны аның ышанычлы канаты астына бирергә өлгерүебез белән бик бәхетле. Нәкъ менә шушы искиткеч педагог балаларны укуны яратырга, башланган эшне иң яхшы нәтиҗә белән ахырына кадәр җиткерергә өйрәтте. Һәр дәрес алар өчен яңа бер ачыш, һәр китап – тулы бер дөнья, һәр тикшеренү – иң кызыклы нәтиҗәләр белән тәмамланган эш булды.

Рәзинә Хәсән кызы ярдәме белән безнең күп кенә укучыларыбыз төрле олимпиадаларда, фәнни-гамәли эшләрдә, конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләр булдылар. Аның чыгарылыш сыйныф укучылары Азнакай шәһәрендә иң уңышлылардан санала һәм безнең балалар да алардан үрнәк ала. Бүгенге көндә алар арасында алдынгы табиблар, укытучылар, офицерлар, инженерлар һәм хәтта булачак галимнәр бар.

Безнең кадерле укытучыбыз балаларга белем генә биреп калмыйча, аларны чын дуслыкка һәм бер-береңә карата ихтирамлы булырга өйрәтте. Безнең сыйныф һәрберсенең үз гореф-гадәтләре булган төрле милләт балаларыннан торса да, ул балаларны һәм ата-аналарны берләштерә һәм мәктәпнең иң тату сыйныфы итә алды.

“Мин барлык укучыларымны да хәтерлим, чөнки алар йөрәгемнең бер кыйпылчыгын үзләре белән алып китәләр”, – диде бер сөйләшүдә укытучыбыз. Бу чыннан да шулай, өч йөздән артык бала шәһәребезнең иң яхшы укытучыларының берсе булган Рәзинә Хәсән кызының мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын, белемен күңеле белән тоюга иреште. Кадерле укытучыбызның гаиләсе – игелекле, ярдәмчел һәм ачык күңелле тормыш иптәше Рушан, балалары Радик һәм Дамир – аның төп тормыш чыганагы һәм таянычы да.

Юбилее алдыннан без Рәзинә Хәсән кызына бетмәстөкәнмәс тормыш энергиясе, нык сәламәтлек, балалар һәм оныкларының уңышларына сөенеп яшәвен телибез. Сез һәр укучы һәм аның әти-әнисенең күңелендә яшисез, кадерле укытучыбыз!

Чиксез рәхмәт белән: 4 нче лицейның 5 «А” сыйныфы укучыларының ата-аналары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев