Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Ничек яшисең, ветеран?

Журналист— ветеран Нәсимә Камалиева Татарстан Республикасы ветераннар советы, «Ватаным Татарстан» газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Журналист һөнәре — гомерлек. Аның каләме бервакытта да кулдан төшмәс.

Журналист, «Маяк» газетасы редакциясе ветераннар советы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Камалиева Нәсимә Хәләф кызы да һәрчак үз постында. Аның Азнакай районы ветераннары, аларның матур эшләре, гомумән, районыбыз тормышы турындагы эчтәлекле, матур мәкаләләре район гына түгел республика матбугатында да еш басылып килә.

Әле менә шушы көннәрдә генә югары журналистлык осталыгы, муниципаль район ветераннары тормышын актив яктыртканы өчен Татарстан Республикасы ветераннар советы һәм «Ватаным Татарстан» газетасының Рәхмәт хаты  белән бүләкләнде. Тынгысыз ветераныбыз районыбызның җәмәгать, оештыру, волонтерлык эшләрендә дә актив. Тынгы белмәс, иң актив, һәммәбезгә үрнәк ветераныбыз ул.

Котлыйбыз! Сәламәтлек, иминлек, алга таба да иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев