Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Сабантуй белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар, район хезмәтчәннәре, бәйрәм кунаклары!

Сезне чын күңелдән иң борынгы, якты һәм яраткан милли бәйрәмебез – Сабантуй белән тәбрик итәм!

Сабантуй – ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, рухи бердәмлеген күңел киңлеген чагылдыручы бәйрәм. Ул безнең республикада, Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә чын мәгънәсендә бөтенхалык мәхәббәтен яулады.

2021 ел – районыбыз өчен зур юбилейлар елы: район оешуның – 90, “Азнакайнефть” идарәсенең 65 еллыгын матур күрсәткечләр белән каршылыйбыз.

Элек-электән язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә торган Сабан туе үзенә күрә бер нәтиҗәләр ясау һәм хезмәт казанышларына бәя бирү булып тора. Без бүген районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, халкыбызны азык-төлек белән тәэмин итү өчен зур тырышлык куйган авыл хезмәтчәннәрен, механизаторлар, терлекчеләр, агрономнар, хуҗалык җитәкчеләрен данлыйбыз! Барлык азнакайлылар исеменнән сезгә тирән рәхмәтемне җиткерәм, хезмәт өлкәсендә яңа үрләр яулавыгызны телим!

Шулай ук олы хөрмәтемне һәм рәхмәтемне бар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган ветераннарыбызга белдерәм. Сезнең эшләрегез белән без бүген дә горурланып яшибез!

Районның социаль-икътисади күрсәткечләренә нефтьчеләр, табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, төзүчеләр, спортчылар һәм башка һөнәр ияләре дә зур өлеш кертә – без барыбыз да бердәм булып, туган як һәм республика үсеше өчен тырышып эшлибез.

Хөрмәтле дуслар! Сезне милләтебезнең горурлыгы – Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән кайнар котлыйм. Бу якты һәм шатлыклы бәйрәм көнне сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Бәйрәм белән, кадерле якташлар!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев