Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне  Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Халыклар бердәмлеге көне – барыбыз өчен дә тирән мәгънәгә ия даталарның берсе.  Туган илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшүдә халыклар дуслыгы, татулык һәм бердәмлек идеяләре бүген аеруча актуаль.

Татарстанда, шул исәптән районыбызда да төрле милләт халыкларының телен саклау, мәдәниятен үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Төрле конфессия вәкилләре бер-берләребезне аңлап, аралашып , шатлык-уңышларны да, борчу-проблемаларны да уртак итеп яшибез. Бу бердәмлек башка төбәк халыклары белән дә  тугандашлык – күршелек мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә, ныклы элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә. Әлеге бәйрәм көне безне тагын да ныграк берләштерсен, үзара татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль – икътисади вәзгыять символы булып торсын.

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев