Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин прокуратура хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм.

Сезнең тырышлыгыгыз белән җирлегебездә кеше хокуклары һәм иминлегенең сакланышы, хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш һәрдаим игътибар үзәгендә.

Прокуратура көне – ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Җир йөзендә гаделлек хөкем сөрсә, тормышыбыз тагын да яктырак, имин булыр.

Азнакай шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләрен, ветераннарны, аларның гаиләләрен бәйрәмнәре белән котлап, ныклы сәламәтлек, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим.

 

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев