Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле азнакайлылар!

Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм.

Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле, могҗизалы һәм тылсымлы, көтеп алынган бәйрәм ул. Яңа елга без якты өметләр, зур максатлар белән аяк басабыз, башкарылган эш-гамәлләргә йомгак ясыйбыз.

2022 ел сәяси һәм икътисади яктан катлаулы булса да, районыбыз аны хезмәт өлкәсендә матур уңышлар белән тәмамлый. Туган җиребезгә булган мәхәббәт, уртак тырышлык, зур тәҗрибә, бердәмлек авырлыкларны җиңәргә һәм яңа үрләр яуларга булышлык итте.

Ел дәвамында җирлегебездә республика программалары, милли проектлар буенча социаль объектлар, күпкатлы йортлар һәм ишегаллары, юллар төзү-төзекләндерү, яшелләндерү буенча күләмле эшләр башкарып, без республика һәм ил күләмендә ничә ел рәттән иң төзек торак пункты исемен яулап киләбез. Әлеге программалар буенча үзләштерелгән капиталь салулар күләме 1 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Шәһәребезнең Гаилә паркында яңа ЗАГС бинасы төзелеп бетеп килә. Киләсе елда волейбол, теннис, футбол  спорт объектлары төзү көтелә.

Азнакаебызның үсешендә “Татнефть” җәмгыятенең ярдәме бәяләп бетергесез. Ел саен  нефтьчеләр тарафыннан районга 500 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелә. Шәхсән үземнең һәм барлык азнакайлылар исеменнән компаниянең генераль директоры Наил Өлфәт улы Магановка, социаль үсеш буенча аның урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиевка зур рәхмәтемне белдерәм.

Сәнәгать предприятиеләренең җитештерүчәнлеге арту куандыра.

Катлаулы һава торышына карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә сынатмадылар. Быел район буенча 140 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды, гектардан уртача 35 центнер уңыш чыкты, ике елга җитәрлек яхшы сыйфатлы терлек азыгы әзерләнде.  Районда тәүлеккә 185 тонна сөт савыла, бу узган елга караганда 30 тоннага күбрәк, бер сыерга уртача 19 кг туры килә. Быел “Азнакай” агрофирмасына караган мега-ферманың икенче чираты файдалануга тапшырылу да терлекчелек өлкәсендә мөһим роль уйнады. Район хуҗалыкларында барлыгы 10485 баш савым сыер исәпләнә.

Районда 3 эре холдинг, 4 уртача зурлыктагы мөстәкыйль хуҗалык, 100 дән артык крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 13 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 кооператив эшли.

2022 ел спорт, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә зур җиңүләр белән дә истәлекле.

Районыбызның халык сәламәтлеге сагында торучы медицина хезмәткәрләренең, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтүдә волонтерлар, хезмәт коллективлары, барлык азнакайлыларның эшчәнлеге мактауга һәм хөрмәткә лаек.

Ел буе намуслы хезмәт куйган, тормышның барлык өлкәләрен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне юллыйм.

Яңа ел һәр йортка бары бәхет-шатлык кына алып килсен. Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, имин тормыш, эшегездә уңышлар, рухи ныклык, уй-хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Бөтен авырлыкларны үтеп баручы ел үзе белән алып китсен. Киләчәк 2023 ел районыбыз, туган республикабыз һәм илебез, барлык кешелек дөньясы өчен тынычлык, тотрыклылык, иминлек елы булсын!

Яңа 2023 ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев