Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын!

2023 ел безнең өчен бик истәлекле юбилейларга бай ел. Мәнәвез авылында тормыш итүче әтиебез Кәримов Мидхәт Хәсән улына – 80 яшь, әниебез Рәсимә Кәрамулла кызына 75 яшь тула.

Бергә гомер итүләренә 55 ел була.

Кадерлеләребез! Сезгә көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисләребезне бүләк итәбез. Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешеләребез, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Кайчан гына килеп керсәк тә ачык йөзегез, тәмле сүзегез, кайнар ризыкларыгыз белән каршы аласыз, хәерле юл теләп озатып каласыз. Сезгә алдагы тормышыгызда сәламәтлек, тигез озын гомер, җан тынычлыгы, сабырлык телибез. Дөньяларыбыз тыныч булып, безне сөендереп, тагын бик күп еллар бергә-бергә куанып яшәргә язсын. Без сезне бик яратабыз!

 

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә, бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет, шатлык кына юлдаш булсын! Әткәй-әнкәй сезгә гомергә!

Балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев