Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Кадерле әниебез, әбиебез, апабыз Халикова Нәкыя Сәлимҗан кызын туган көне – 75 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Эшчән, һәрвакыт ярдәмчел әниебез! Безнең таянычыбыз, киңәшчебез булуың өчен зур рәхмәт сиңа! Әтиебезне югалту кайгысын да син сабырлык белән, сынмыйча, сыгылмыйча, догалар укып кичерәсең. Синең укыту-тәрбиягә багышланган 46 еллык хезмәтең “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исемнәре, “Хезмәт ветераны” медале белән бәяләнде. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сиңа сау-сәламәт яшәргә язсын.

 

Яз аенда ахыры тугангадыр,

Май кояшы кебек җылы син.

Олы җанлы, киң күңелле,

Изгелекләр белән тулы син.

Котлап сине юбилеең белән

Шомырт чәчәкләре сибелсен,

Һәр яңа таң сиңа бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен!

 

Сине яратып: балаларың Низаметдиновлар, Бикиниевлар, туганнарыгыз Солтангировлар, Шиһаповлар, Усмановлар гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев