Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Бәйрәм белән сезне кадерле мөселман кардәшләр!

Елга бер мәртәбә була торган бәрәкәтле изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм. Бәйрәм һәр йортка игелек, иминлек алып килсен, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Әлеге бөек көндә кылган гыйбадәтләребез, укыган барлык хәерле догаларыбыз һәм чалган корбаннарыбыз кабуллардан булсын. Уйларыбыз, ниятләребез якты, чиста булсын.

Бу – юмартлык, мәрхәмәтлелек, игелекле гамәлләр бәйрәме. Бу көн безне игелекле эшләргә илһамландырсын! Бәйрәм көннәрендә мохтаҗларга, ялгыз әби-бабайларга чалган корбаннарыбыздан өлеш чыгарып, аларга сөенеч бүләк итик. Зиратларга барып, вафат булган газизләребезне искә алыйк. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев