Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләребез!

Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.

Әби-бабаларыбыздан калган рухи байлыкка якынаю, әхлакый яктан камилләшү мөмкинлеге биргән изге Рамазан ае бар дөнья мөселманнарына бердәмлек шатлыгын бүләк итә. Корбан бәйрәме якыннарыбызга һәм тирә-юньдәгеләребезгә мәрхәмәтлелек күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Безнең республикада, шул исәптән районыбызда да төрле конфессия вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Киләчәктә дә бу татулык сакланып, мөселманнарыбыз гомумкешелек идеалларын таратыр, хәйрия эшенә үз өлешләрен кертер дип ышанам.

Күңелләрегездәге барлык якты уйлар һәм хыяллар тормышка ашсын. Әлеге изге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, иминлек алып килсен. Барыгызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр телим. Бәйрәм мөбарәк булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев