Хөрмәтле коллегалар, хезмәткәрләр, ветераннар!
Бүген бөтен илебез җәмәгать тәртибен саклаучыларны, гражданнарның иминлеген тәэмин итүчеләрне үзләренең хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләрне хөрмәтли.
Бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган өлкәннәребезнең үз эшләренә һаман да тугрылык саклаулары игътибар һәм хөрмәткә лаек. Бу көнне без арабызда булмаган хезмәттәшләребезне дә искә алабыз. Аларның исемнәре мәңгегә безнең хәтердә саклана. Хөрмәтле хезмәттәшләр! Намуслы һәм ару-талуны белмәс хезмәтегез, үз эшегезне үтәгәндә күрсәткән җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә җинаятьчелеккә каршы катгый һәм максатчан көрәшүдә, тынычлык һәм тәртипне тәэмин итүдә уңышлар гына юлдаш булсын. Үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм бәхет телим.
Марат Сибәгатов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев