Юбилеең белән, хезмәттәшебез!
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән, хезмәттәшебез!

Азнакай типографиясе ветераны Садриева Сирина Мирхәтим кызы үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Сирина Азнакайдагы 2 нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшьлек романтикасы белән комсомол путевкасы буенча Түбән Кама шәһәрен төзергә китә. Анда ташчы буларак, беренче хезмәт чыныгуын ала. 

Әмма язмыш аны туган якларына кайтара. Сирина Садриеваның калган бөтен хезмәт юлы (36 ел! ) Азнакай типографиясе белән бәйле. “Маяк” газетасының тиражы15әр мең булган заманнарда төн уртасына кадәр газета басалар алар, кирәк икән кәгазь дә кисә, китап та төпли. Тырыш, фидакарь, тәҗрибәле Сирина Мирхәтимовна газета басучыларның республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар ала. “Һөнәре буенча иң яхшы” исемнәренә лаек була. Озак еллар намуслы хезмәте югары бәяләнә: ул Татарстан Республикасының Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. “Маяк” газетасы редакциясенең легендар фотографы Рифгать Садриевның килене дә әле ул. Матбугат хезмәткәрләре династиясе алар. 

Сирина Мирхәтимовна! Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз янәшәсендә куанычлы, озын гомер телибез! 

“Маяк” газетасы редакциясе коллективы, типография һәм редакция ветераннары.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев