Юбилеең белән, дустыбыз!
Якын дустыбыз, сабакташыбыз, хезмәттәшебез Убайдуллаев Габдрахман Кадыйр улының олы юбилее – аңа 75 яшь.
Габдрахман Кадыйр улы җаваплы, җитәкче урыннарда: хуҗалык җитәкчесе, инженер-механик, Азнакай май заводы директоры урынбасары...булып эшләде, күп кенә дәүләт бүләкләренә ия, хезмәт ветераны. Кайда гына эшләсә дә үзен эшенең остасы, чын белгеч итеп күрсәтте, кешеләр бәхете өчен тырышты, ихласлыгы белән аларның күңелен яулады,
Изге күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле хезмәттәшебез, дустыбыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Якыннарыңның игелеген күреп, куанычлы озын гомер яшәргә насыйп булсын.
Илкам, Ринат, Альянус, Илгизәр һәм башка хезмәттәшләрең, дусларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев