Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Юбилеегыз белән, Эльмира Фәрраховна!

Типографиянең иң актив ветераны, лидеры Эльмира Хәсәншинага – 70 яшь.

Ул типографиядә 26 ел хәреф җыючы булып эшләде.  Типография һәм “Маяк” газетасы аерылгысыз, шуңа да аны бар гомерен “Маяк” газетасына багышлады дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Тынгы белмәс,тырыш, актив Эльмира Фәррах кызы бүгенге көндә дә районыбызның иҗтимагый тормышыннан читтә калмый. Район ветераннар советының бөтен эшләрендә дә актив катнаша. “Ак чәчәкләр” төркемендә яшеренү челтәрләре  үрүгә эшкә йөргән кебек йөри. Волонтер буларак, хакимият башлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде. Сабыр, тыныч холыклы һәм ярдәмчел ул. Хезмәттәшләре белән ныклы элемтәдә, һәркайсының тормыш хәлен, сәламәтлеген белешеп тора. Шуңа да аны хөрмәт итәләр, яраталар.

 Юбилеең белән, Эльмира Фәррах кызы! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, якыннарың янәшәсендә куанычлы, озын гомер телибез.

 Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы,  ветераннар советы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев