Юбилеегыз белән!
Бөтен хезмәт юлын районыбызның “Маяк” газетасына багышлаган, төгәлрәге “Маяк”ның рус телендә чыга торганының алыштыргысыз җитәкчесе, танылган журналист, һәркем белән мөлаем, дустанә мөгаләмәдә булган Фәния Хөснетдинованы районда белмәгән кеше юктыр. Алай гына да түгел, кешеләр аны озак еллар дәвамында радиотапшыруларны оештыручы буларак, үзенчәлекле, матур тавышы буенча да таный, хөрмәт итә, ярата. Юкка гына аны “Азнакайның иң матур тавышы” дип атамаганнар.
Фәния Хөснетдинова – Казан кызы. Сабый чактан ук җыр-моңга һәвәслек, үзенә генә хас тембрлы тавышы белән башкала сәхнәләрен әсир иткән кыз, әлбәттә, урта мәктәпне тәмамлагач, укуын шул юнәлештә дәвам итә: Ленинград дәүләт Мәдәният институтының Казан филиалында белем ала. Аннан язмыш җилләре аны (азнакайлылар бәхетенә диик) әнисе Нурҗиһанның туган ягына тартып кайтара. Башта районның мәдәният бүлегендә эшли. 1980 елдан җирле радиотапшырулар оештыручысы итеп билгеләнә. Ул чорда һәрбер өйдә кечкенә генә радиоалгычлар торыр иде. Һәркөн азнакайлылар Фәния Фасхиевнаның күңелгә үтеп керүче бәрхет тавышы аша район яңалыкларын, фидакарь хезмәт кешеләре турында әңгәмәләр һәм башка кызыклы тапшырулар тыңлыйлар иде. Ә инде 1994 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче ул баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары булып эшләде.
Фәния Хөснетдинова – бик грамоталы, төгәл, рус һәм татар телләрен камил белгән, югары һөнәри осталыкка ия, чиксез җаваплылык тоеп эшләүче журналист. Газетаның рус телендә нәшер ителүче басмасының һәр хәрефе, һәр сүзе, өтере, ноктасы, иң мөһиме эчтәлеге аның аша уза. Монда никадәр белем, сизгерлек, җаваплылык кирәк булуын күз алдына китерү авыр түгел. Фәния Фәсхиевнаның бөтен хезмәт юлы әнә шундый җаваплы хезмәт белән бәйле. Озак еллар фидакарь хезмәте өчен Азнакай районы хакимиятенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының, “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең Мактау грамоталары, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә. Ә иң зур бүләк – ул хезмәтеңә булган рәхмәт сүзләре. Журналист өчен иҗатыңа уңай бәя бирүдән дә күңеллерәк нәрсә юк. Фәния Фәсхиевна һәрчак ярдәмгә омтылучы хезмәттәш, төпле киңәшче, остаз да. Күпме яшь кадрлар аның кул астында җаваплы иҗат серләре, четерекле тәрҗемә серләренә өйрәнделәр һәм хезмәтен лаеклы дәвам итәләр. Хезмәттәшләре аның җор сөйләмен, челтерәп аккан чишмәдәй тавышы белән редакция коридорларын яңгыратып җырлап җибәрүен дә сагыналар.
Фәния Фәсхиевна, Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, күңел тынычлыгы телибез. Һәрвакытта да шулай күңел күтәренкелеген җуймыйча, мөлаем, яшь, сөйкемле булып калыгыз.
Сезгә чиксез ихтирам һәм хөрмәт белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы, ветераннары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев