Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеегыз белән!

Хезмәт юлын мәктәпкә багышлаган Төхвәтуллина Гөлнур Рәшит кызы күркәм юбилеен каршылый.

Чая, җор телле, туры сүзле хезмәттәшебезне бәйрәме белән ихлас тәбриклибез!

Гөлнурны язмыш дөньяга аваз салган көненнән үк әнкәсенең җылы кочагыннан мәхрүм итә. Мәрхәмәтле әби-бабасы 10 балалары өстенә аны да сыендырып, тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә Гөлнур тегүбәйләмгә оста хуҗабикә, Дамирга сөекле хатын, баһадирдай ике улына газиз әни, оныкларга кайгыртучан әби.

Завуч хезмәтен төгәл, намуслы башкаруы, гаделлеге, һәрвакыт яңалыкка омтылучан булуы белән коллективта абруй казанды. Тарих укытучысы буларак Стәрленең үткәнен, күренекле шәхесләрен барлап, авылыбыз тарихына саллы өлешен кертте. Гөлнур үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша: җырлый, бии, авылыбызның алыштыргысыз Кар кызы. Өстәвенә, күңеле белән нечкә хисле шагыйрә дә ул.

Юбилее белән котлап, Гөлнурга ныклы сәламәтлек, якыннары белән шатлыклы мизгелләр кичереп, җитеш тормышта, күңел тынычлыгы белән яшәвен телибез.

Хөрмәт белән һәм яратып, Югары Стәрледә яшәүче хезмәттәшләрең

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев