Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле азнакайлылар! Районыбыз кунаклары!

1 Май – һәркайсыбыз көтеп алган Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Еллар бер-берен алыштырып, нинди генә сәяси һәм икътисади үзгәрешләр чорында яшәсәк тә, ул барыбыз өчен дә иң якты, иң күркәм бәйрәм булып кала. Хезмәтне, эш кешесен олылау һәм аңа мәдхия укыган, хезмәт коллективлары профсоюз оешмаларын тагын да берләштергән бәйрәм ул. Эш кешесе мәнфәгатьләре сагында торган профсоюзлар хәрәкәте җирлегебездә елдан-ел активлаша.

Язгы яңарыш чорында үзебез яшәгән, эшләгән урыннарда өмәләр үткәреп, җирлегебезне тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрдек. Басуларда игенчеләребез булачак уңышка нигез сала, һәр тарафта хезмәт дәрте, күңел күтәренкелеге. Эшләрнең бүгенге торышы кырларыбызда быел да уңышның мул булачагына, терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыруда яңа адым ясалачагына ышаныч уята.

Бүгенге катлаулы шартларда бездән аеруча тупланганлык сорала. Алга таба да әнә шулай бер-берләребезгә туганлык, дуслык тойгылары гына кичереп, максатларны уртак итеп, хезмәт коллективларында да, хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештыруда да, аларның гаиләләре турында кайгыртуда да бердәм булырга язсын!

Барчагызны да 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәт уңышлары телибез. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе, һәрберегезгә күңел көрлеге, тынычлык алып килсен!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы, Рафаэль Шәйдуллин, районның профсоюз оешмалары координацион советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев