Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

4 февраль көнне Яңа Юл бистәсендә яшәүче Яхшы Бай авылында туып-үскән кадерле әниебез, әбиебез Садыйкова Әлфия Әсгать кызының туган көне, шулай ук Кәтем авылында туып-үскән хөрмәтле әтиебез, бабабыз Садыйков Фәварис Салих улының 70 яшьлек юбилее. 

Әти белән әни булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк диләр. Без нык нигезле, түгәрәк табынлы булган өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Әтиебез һәм әниебез безнең өчен һәрьяклап яшәү үрнәге.

Сабыр холыклары, киң күңелләре, тырышлыклары белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебез һәм әниебезне бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерле әтиебез һәм әниебез! Без сезнең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыгызны телибез. Безгә яхшы тәрбия биргәнегез, эшкә өйрәткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Безнең шатлыкларга куанып, тигез тормыш кичерегез.

 

Ничек түләп бетерербез

Гомер биргән өчен безгә.

Балам, диеп янып-көеп

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без,

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет-шатлык кына юлдаш булсын

Әткәй-әнкәй сезгә гомергә!

 

Иң изге теләкләр белән: кызыгыз, киявегез, улыгыз, киленегез һәм оныкларыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев