Тымытык авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әтиебез, бабабыз, дәү әтиебез Садыйков Таминдар Зарип улына 25 февральдә 85 яшь тула.
Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Әле тагын да озак еллар әниебез белән тигез, пар канатлы булып, безне сөендереп, бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп яшәвегезне телибез.
Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың, кияү-киленнәрең исеменнән кызың Роза
Нет комментариев