Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Белем ачкычы – сезнең кулларда

5 октябрь – Халыкара укытучы көне

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Тырыш хезмәтегез, балаларга биргән аңбелемнәрегез кешелек дөньясын алга, яңа ачышларга этәрә. Нәкъ менә мәктәп елларында дуслык, намус, игелеклелек, туган илне ярату кебек рухи кыйммәтләр тәрбияләнә. Һәрберебезнең киләчәк язмышына нигез дә мәктәптә салына.

Районда бүген республика җитәкчелеге, нефтьчеләребез ярдәме белән сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча күләмле эшләр башкарыла. Мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү, матди-техник базаларын ныгыту чаралары күрелә. Районыбызның мәгариф системасы укытуның югары күрсәткечләренә ия. Моны мәктәп укучыларының бөтенроссия, республика, төбәк конкурсларында, фән олимпиадаларында ирешкән уңышлары да дәлилли.

Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулыксәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телим. Укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев