Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Батырларга баш иябез

Җирлегебезгә нигез салынганнан алып, бүгенге көнгәчә аның үсешенә фидакарь өлешен керткән, буыннардан-буыннарга олы үрнәк булган, илебез азатлыгын, иминлеген яклап төрле яуларда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройларыбыз белән хаклы горурланабыз

Безнең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Геройлары, 8 Социалистик хезмәт Геройлары бар. Фронтта — Җиңү өчен көрәштә, интернациональ бурычын үтүдә булсынмы, тыныч тормышта — фидакарь хезмәттә — кайда да үз-үзләрен аямый зур җиңүләргә омтылган каһарманнарыбыз алдында баш иябез, инде гүр иясе булганнарның якты истәлекләрен күңелләрдә яңартабыз.

Әкрәм Вәлиев, Петр Манаков, Иван Никитин, Фәйзулла Әгълетдинов — фашист илбасаралары белән көрәштә батырлык үрнәкләре күрсәткән Советлар Союзы Геройлары. Вәгыйз Хаҗиәхмәтов, Алмас Булатов, Фәхразый Кәримов, Әсгать Гарипов, Гәрәй Баһманов, Михаил Гринь, Мөгалим Гыймазов, Газифә Хәсәншина — төрле тармакларда фидакарьлекләре белән танылган Социалистик Хезмәт Геройлары.

Ильяс Дауди — интернационал бурычын үтәп киләчәк буыннарга патриотизм үрнәге булган Россия Герое. Әфган, чечен сугышларында, башка хәрби хәрәкәтләрдә, хәзерге вакытта барган махсус хәрби операциядә катнашып, үз-үзләрен аямый көрәшкән, гомерләре яшьли өзелгән егетләребез дә азнакайлыларның хәтерләреннән җуелмас батыр лачыннарыбыз. Аларның рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез. 

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез иминлеген саклаган, Донецк, Луганск Халык Республикалары, Херсон, Запорожье өлкәләрен фашизмнан азат итүдә катнашкан ир-егетләребез чын геройлар! Алар белән горурланабыз, батырлыкларына сокланабыз! Солдатларыбызга ныклы сәләмәтлек, сабырлык, көч — куәт теләп калабыз. Исән — имин туган ягыбызга, гаиләләренә әйләнеп кайтуларын көтәбез! 

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев