Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бәйрәмегез белән, почта хезмәткәрләре!

Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Россия почтасы көне илебездәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Шуның белән бергә дәүләтнең барлыкка килү этабында туган почта хезмәтенең зур һәм данлы үткәне бар. Почта хезмәте, мәгълүмати технологияләр никадәр алга китеп, элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алса да, безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып исәпләнә. Елдан-ел сез халыкның арта барган ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында хезмәт төрләрегезне киңәйтәсез. Район халкы һәр көнне сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәләреннән файдалана. Иң ерак урнашкан авыллар да гәзит-журналларны, өлкән яшьтәгеләр пенсияләрен вакытында алалар.

Бу тармакта үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, бөтен энергияләрен һәм еллар буена тупланган тәжрибәләрен уртаклашкан тырыш кешеләр эшли. Ышанам, коллектив алга таба да куелган бурычларын намуслы үтәр.

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, барчагызга да нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Бәйрәм белән сезне!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев