Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Авылыбызның күрке ул

10 июльдә авылдашыбыз, хөрмәтле укытучыбыз Гыймаев Рүзәл Равил улына 60 яшь тула.

Рүзәл Равил улы 40 елга якын хезмәт юлын иң җаваплы булган һөнәргә – укытучылыкка, физкультура фәненә багышлый, бүгенге көндә дә әлеге эшен намус белән тырышып башкара.

Ул авылыбызның берничә буын укучыларын спорт белән дус булырга, сәламәтлекне сакларга, хезмәтне сөяргә өйрәтте. Тормышта да спорттагы кебек язылмаган кануннар буенча җиңүче дә, җиңелүче дә булганлыгын, ә иң әһәмиятлесе нык һәм сабыр булырга, җиңәргә омтылырга кирәклеген. укучыларга төшендерде. Рүзәл Равил улы гомере буе укучыларының иң яраткан, иң хөрмәтле укытучысы, күпләрнең спортта ышанычлы тренеры булды. Район һәм республикакүләм ярышлардан да, турнирлардан да укучылары белән зур уңышларга ирешеп, мәктәп һәм авыл данын яклап бик күп тапкырлар медальләр, кубоклар, дипломнар белән бүләкләнделәр. Күп шәкертләре үзләренең оешмаларында, спорт ярышларында хәзер дә югары уңышларга ирешәләр. Куйган хезмәтләре, тырышлыгының нәтиҗәләре дә бик югары: дәүләт җитәкчелеге аның күп еллык тренерлык хезмәтен  бәяләп, "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе белән бүләкләде.

Туган авылыбыз үсешенә дә Рүзәл Гыймаев һәрдаим актив ярдәм итеп тора. Күп тапкырлар авыл халкы аны авыл советы депутаты итеп сайлады. Авыл Сабантуйлары, яшьләр спартакиадасы бер елны да аның ярдәменнән башка үтми – ул спорт ярышларын оештыручы гадел хөкемдар. Авылыбызда уздырылган өмәләрдә үз техникасы белән ярдәмгә килә. Һәрвакыт мөлаем, кешеләргә ачык йөзле, авыл халкына, хезмәттәшләренә хөрмәт белән караучы, оптимист Рүзәл Равил улын коллективта да яраталар, хөрмәт итәләр. Бүген дә Чалпы урта белем бирү мәктәбендә физкультура, Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дәресләрен укыта.

Рүзәл Гыймаев – хөрмәтле гаилә башлыгы, яраткан әти һәм дәү әти. Алар тормыш иптәше Рәзилә белән бергә 75 елга якын укытучылык хезмәт стажына ияләр! Рәзилә авылыбызга математика фәне буенча укытучы булып килә. Рүзәл белән гаилә корып, бер-берсен хөрмәтләп, авылда әти-әни, туган хакын хаклап, күпләргә үрнәк гаилә булып яшиләр. Озак еллар авырган әтиләре Равил абыйны, әти-әниләренең әниләре Хаҗәр әбиләрен дә хөрмәтләп, Аллаһ хозурына озаттылар. Хәзер ничә еллар Минсылу апаны хөрмәтләп, "әнкәй" дип көенә генә торып, зур сабырлык белән матур итеп яшиләр.

Төп йорт хуҗалары буларак, кайткан-килгән туганнарына, балалар, оныкларына сөенеп, гомер кичерәләр. Рүзәл Равил улына нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә, ул аларга лаек. Аны авылның барлык авыл халкы исеменнән чын күңелдән матур юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, балалар куанычы, тормыш иптәше Рәзилә белән тигез, хәерле озын гомер кичерүен телибез.

Татшуган авыл җирлеге Советы, ветераннар советы, авыл мәхәлләсе, мәктәп коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев