Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

5 октябрь – Халыкара укытучы көне

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне Халыкара укытучы көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Укытучы һөнәре гомергомергә абруйлы, мактаулы һөнәрләрдән саналды. Кеше бу тормышта нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, шәхес булып формалашуында аның остазлары – укытучылары мөһим роль уйный. Бүген дә барысы да сездән — укытучылардан башлана. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да, җәмгыятьнең үзе дә.

Азнакай районы педагоглары һәрвакыт югары һөнәри осталык, актив гражданлык позициясе, яңалыкка ачык булуы белән аерылып тордылар. Моны район мәгариф системасының нәтиҗәләре дә раслый. Без мәгарифнең республикада алдынгы урыннарны алып торуы белән чиксез горурланабыз. Алга таба да укытучы үсеп килүче яшь буынга үрнәк булыр дип ышанам. Балаларга карата битараф булмаганыгыз, сабырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез өчен рәхмәт сезгә.

Азнакай районы мәгариф системасын үстерүгә лаеклы өлеш керткән остазларыбызга һәм ветераннарыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык булсын. Һөнәри бәйрәмебез белән!

Зөлфия Гыйләҗева, мәгариф идарәсе җитәкчесе

Фото Официальное Азнакаево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев