Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

27 июнь – Россиядә Яшьләр көне

Яшьнәп яшәр чагыгыз!

Районыбыз егет-кызларын иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көне белән ихластан тәбрик итәм!

Тормышыгыз һәрчак якты, актив, кызыклы булсын! Яшьнәп яшәр чагыгызның кадерен белегез! Яшьлек – ул оптимизм, мәхәббәт, кыюлык, киләчәккә олы ышаныч! Бүгенге яшәешне тагын да гүзәлрәк, мәгънәлерәк итүче олы потенциалыгыз бар. Аны дөрес кулланып, тулаем җәмгыятькә файда китерүдә без сезгә ярдәмгә әзер.

Сезнең барчагызның да бәхетле кешеләр булуыгызны, үзегезгә яңа тормыш киңлекләрен ачуыгызны телим! Һәрчак уңышларга ирешеп яшәгез! Районыбызны бөтен дөньяга танытуда сезгә мөмкинлекләр дә, өметләр дә зурдан. Сез булмаса, аны кем эшләр?!

Бәйрәм белән, егетләр-кызларыбыз!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев