23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Хөрмәтле райондашлар!
Хөрмәтле райондашлар! Сугыш һәм хезмәт ветераннары, бүгенге көндә ил сагында торучы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы каһарман ирегетләребез!
Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм – ныклык, батырлык һәм Ватанга тугрылык символы. Ул барлык буын ир-егетләрен: ветераннарыбызны, хәрби хезмәттә булучыларны һәм киләчәктә Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә алачак яшь буынны берләштерә. Сезнең һәркайсыгыз – тыныч тормышыбызның, гаилә учагыбызның терәге, чын патриотизмның ачык мисалы, безнең горурлыгыбыз.
2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Без ил сакчыларына игътибарны тагын да арттырырга, патриотик тәрбияне көчәйтергә һәм хәрби хезмәтнең абруен күтәрергә тиешбез.
Кадерле ир-егетләребез, бабайлар һәм малайлар! Бәйрәмебез белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм исәнлексаулык телим.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев