Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

21 апрель – Җирле үзидарә көне

Хөрмәтле коллегалар! Сезне җирле үзидарә органнары көне белән тәбрик итәм!

Җирле үзидарә хезмәткәрләренә районның социаль-икътисади үсешендә, халыкның тормыш хәлен яхшыртуда зур җаваплылык йөкләнгән. Хезмәтебез авыр да, җаваплы да, чөнки кешеләр безгә ярдәмгә өметләнеп, проблемалары белән килә, ә инде аларны никадәр дәрәҗәдә хәл итә алуыбыз безнең җаваплылыкка, һөнәри осталыкка бәйле. Җирлегебездә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен тагын да күтәрү, шәһәребез һәм районны алга таба да үстерү, яшәү өчен тагын да уңайлы һәм төзек итү барыбызның да уртак бурычы. Әлеге максатларны тормышка ашыруда бер йодрыкка тупланып, бар тырышлыкны куеп хезмәт итәбез һәм бу бердәмлекнең матур уңышларын күрәбез.  Район Советы һәм башкарма комитеты, идарәләр, муниципаль учреждениеләр, депутатлар корпусы – һәммәбезнең кулга-кул тотынып эшләве нәтиҗәсендә район республикада иң яхшылар рәтендә бара, социаль-икътисад үсешнең төп күрсәткечләрендә матур гына уңышлар яулап килә.  

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сез озак еллар Азнакай районының үсешендә һәм райондашларның имин, бәрәкәтле  тормышын тәэмин итүдә фидакарь хезмәт куеп, абруй һәм хөрмәт казандыгыз. Безгә әле хәзер дә кылган гамәлләрегез, киңәшләрегез белән ярдәм итеп торасыз, моның өчен Сезгә зур рәхмәтлебез!

  Барыгызны да бәйрәмебез белән котлап, җирлегебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, тагын да зурырак уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев