Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

12 июнь – Россия көне

Хөрмәтле азнакайлылар! Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!

12 июнь – илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән аерылгысыз. Көчле, имин ил буларак, без үз Ватаныбыз белән горурланабыз. Булганны югалтмау, тагын да югарырак максатларга ирешү өчен безгә кадәр тупланган бай тәҗрибә, рухи кыйммәтләр, туган илгә, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, кечкенәләрне кайгырту кебек сыйфатларны яшь буынга түкми-чәчми таныту зарур.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да гомумдәүләт бәйрәме белән котлыйм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, якты өмет-ышаныч, Ватаныбыз мәнфәгатьләре хакына хезмәттә зур уңышларга ирешүегезне телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев