10 ноябрь – Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!
Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгыз белән исәпләшмисез, ару-талуны белмичә мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне ачу өстендә эшлисез, юлларда тәртип һәм иминлек сагында торасыз. Рәхмәт сүзләренең аеруча зурысын хокук саклау органнары ветераннарына җиткерәм. Аларның күбесе элеккечә үк сафта кала, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белемнәрен яшь коллегалары белән уртаклаша. Эчке эшләр органнарының барлык бүлекчәләрендә хезмәт куючыларга җиңел булмаган, куркыныч хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы теләп калабыз. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән эшләргә язсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, бәхет-сәгадәт, хәерле-имин гомерләр телим! Бәйрәм белән!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев