Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай янгынчылары рейдларга чыгалар

Соңгы вакытта «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсе объектларында янгын сигнализациясе тавышлары ешрак ишетелә башлады.

Биредә янгынга каршы тору буенча профилактика операциясе бара. Аның максаты –  янгын куркынычсызлыгы чараларының техник торышын тикшерү һәм аларның эшкә сәләтлелеген бәяләү. Азнакай нефть объектларында 200 дән артык бина һәм корылма автоматик янгын сигнализациясе чаралары белән җиһазландырылган. 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженер-инспекторлары һәрдаим рейдлар уздырып тора. Алар барышында автоматика системалары җайланмалары җентекләп тикшерелә, җитешсезлекләр ачыклана. Бу юнәлештә инженер Зөһрә Әхмәтҗанова, инспектор Айгөл Сәйфуллина, Эльвира Сәлимҗанова актив эшчәнлек алып баралар, дип хәбәр итә 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев