Полиция хезмәткәрләре хисап тотты
РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек коллективы узган елга йомгак ясап, алга бурычлар билгеләде.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин, шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов һәм башка җитәкчеләр, коллектив катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Марат Сибәгатов узган елгы оператив эшчәнлеккә йомгак ясап чыгыш ясады. Ул хокук саклау, законлылык өлкәсендә коллектив алдында торган бурычларның нигездә үтәлүен, әмма проблемалар да булуын ассызыклады. Алдагы ел белән чагыштырганда күп кенә төр җинаятьләрнең кимүе күзәтелсә дә, нәкъ менә ИТ-технологияләр кулланып кылынган, мошенниклык очраклары буенча кузгатылган җинаятьләрнең артуы аркасында, гомумән алганда җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Бу төр җинаятьләрне ачу да авыр. Шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин да бу өлкәдә профилактика эшен көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Соңгы вакытта мәктәп балалары арасында банк карталарын сату очраклары да күбәйгән. Бу мәсьәләдә дә бергәләп, бердәм булып эшләү таләп ителә. Аның фикерләрен ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та ассызыклады. Шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин закончалыкларда кайбер яңалыкларга тукталды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин хокук сагында торучы хезмәткәрләрнең авыр, җаваплы хезмәтен бәяләп, олы рәхмәтен белдерде, алга таба да алда торган бурычларны үтәүдә, профилактик эшчәнлек алып баруда бергәләп, бердәм булып эшләргә чакырды. Хезмәт уңышларына ирешкән полиция хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатларын, ведомство бүләкләрен тапшыру – җыелышның күңелле мизгелләре булды.
Тулырак: «Маяк» газетасында.
Азнакай районы матбугат хезмәте фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев