Мошенниклардан алданмыйк!
Күпфункцияле үзәкнең Азнакай филиалы җитәкчесе Рәмзия Шәйхулова: «Мошенниклардан зыян күрүчеләрнең яшь категориясе төрле: яшьләрдән алып өлкәннәргә кадәр».
Соңгы вакытта күпләр телефон аша мошенниклар белән очраша. Билгесез затлар күп функцияле үзәк, ягъни МФЦ белгече исеменнән гражданинга кәрәзле телефоннан шалтыраталар һәм төрлечә хәйлә корып, смс хәбәр белән җибәрелгән кодны сорыйлар. Мошенниклар аны нәкъ менә Дәүләт хезмәтләре порталында аккаунтка керү өчен алырга тырыша, аннан алынган мәгълүматлар еш кына кредитлар алу өчен кулланыла.
ДБУ Күпфункцияле үзәкнең Азнакай филиалы җитәкчесе Рәмзия Шәйхулова сүзләренә караганда, мошенниклардан зыян күрүчеләрнең яшь категориясе төрле: яшьләрдән алып өлкәннәргә кадәр: кемнең телефоны бар, кемгә шалтыратырга була. Кырыгалдарлар алар белән элемтәгә кереп, сәгатьләр буе сөйләшәләр, сөйләшүдән җибәрмиләр, икенче бүлмәгә чыгарга кушалар. Алар телефонга килгән кодны сорыйлар. Кеше я куркып кала, я ашыгып, кодны әйтә. Һәм, нәтиҗәдә, үз дәүләт хезмәтләренә керә алмый, аның аккаунты ватылган булып чыга…
“Бездә инде торгызу функциясе бар. Кешенең телефонына яңа код килә, шуның белән үзгәртеп, кабаттан үз аккаунтына керә ала” дип аңлата Рәмзия Шәйхулова.
Күпфункцияле үзәкләрдә хезмәтләр түләүсез, нигездә «бер тәрәзә»” принцибы буенча күрсәтелә.
Бүген Азнакайда 12 тәрәзә, Актүбә бистәсендә яшәүчеләр өчен бер тәрәзә эшли. Үзәк хезмәткәрләре белдерүенчә, мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. «Безгә дә көн саен 100-150 кеше килә, шуларның 5-6сы мошенниклардан зыян күрүчеләр, көне- көне белән мөрәҗәгать күп була» - диләр.
Бүген биредә барысы 300 гә якын төрдә Дәүләт хезмәте күрсәтелә.
Шуны онытырга ярамый: күпфункцияле үзәк (МФЦ) белгечләре беркайчан да шәхси мәгълүматларны һәм раслау кодларын телефоннан сорамый.
Әгәр дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунт ватылып, аңа керү мөмкинлеге чикләнгән икән, паспортның төп нөсхәсе белән күпфункцияле үзәкнең Азнакай филиалына мөрәҗәгать итәргә була, белгечләр аны торгызырга булышачак
Татарстан КФҮ офисларының эш графигы рәсми сайтта бастырылган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев