Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Мошенниклар азнакайлы исеменә 1 миллион сум кредит алган

Азнакай районы полиция хезмәткәрләренә 34 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез кешеләрнең үз исеменә 1 миллион 176 мең сум кредит рәсмиләштерүе турында гариза яза.

Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге ир-атка берничә көн дәвамында билгесез номерлардан шалтыраталар. Берсендә таныш булмаган хатын-кыз үзен мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкиле дип таныштыра һәм каза күрүче исеменә яңа полис ясалуы турында әйтә, ир-атның телефонына килгән кодны сорый. Азнакайлы, аны-моны уйлап та тормастан, барысын да әйтеп бирә һәм бу хакта оныта. Ә мошенниклар бу вакытта аның исеменә төрле банклар аша 1 миллион 176 мең сумга кредит ала.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев