Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакайлы мошенникларга 820 сум акча күчергән

Мошенникларга ышанган азнакайлы ике банктан 1 миллион 50 мең сумлык кредит алган

Күпме аңлату эшләре алып барылса да, бүген Азнакайда мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр саны һич кенә дә кимеми. Атна саен 7-8 азнакайлы аларга миллионлаган акчаларын күчерә, җитмәсә, күпмесе, кырыгалдарларга ышанып, алар күрсәтмәләре буенча кредит ала.

Азнакайда яшәүче ханым да мошенниклар кармагына эләгүен сизми дә кала. 10 сентябрьдә аның телефонына хезмәттәше исеменнән хәбәр килеп төшә, янәсе оешмада эшләүчеләр турындагы мәгълүматлар чит кулларга эләккән. Танышы аларны законсыз максатларда куллану мөмкинлеге булуын да искәртә һәм тиздән элемтәгә керәчәк ФСБ вәкиле белән сөйләшергә куша. Күп тә үтми, каза күрүчегә иминлек хезмәте вәкиле чыга һәм аның турындагы мәгълүматларның җинаятьчеләр кулына эләгүен, аны исә иленә хыянәт иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин булулары турында әйтә. Шунда ук мошенниклар азнакайлыны бу вакытта аның исеменә кредит рәсмиләштерелүен, акчаларның исә Украина кешесе исеменә күчерелүен әйтеп, куркытып та куя. Ике юл чатында калган ханымны аферистлар инде үз ятьмәләреннән ычкындырмый. Әле берсе шалтырата, әле икенчесе. Ул кайсы банкта күпме акчасы барлыгына кадәр әйтеп сала. Ә читләр аның исеменә кредит алмасын өчен, банкка заявка бирергә кушыла. Каза күрүче ике банктан 1 миллион 50 мең сум акча ала һәм 820 мең сумын мошенниклар кушкан счетка күчерә. Ул алдаучыларга шулкадәр ышана ки, хәтта алар кушуы буенча яңа телефон, яңа сим-карта сатып алып, бөтен операцияләрне шуның аша башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев