Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакайлы мошенникларга 4 миллион 500 мең сум акчасын бүләк иткән

72 яшьлек ханымны мошенниклар акыртып талаган

Районда мошенниклар кулыннан каза күрүчеләр кимеми. Район эчке эшләр бүлегенә кергә гаризаны укысаң да, чәчләр үрә торырлык.

Гариза буенча тикшерү чаралары барышында ачыкланганча, каза күрүчегә берничә тапкыр чит номердан шалтыраталар. Берсендә шалтыратучы интернет кибеттән аның исеменә заказ килүен, товарны якын арада килеп алырга кирәклеген әйтә.

Азнакайлы бернинди заказ ясамаганлыгын әйткәч тә, мошенниклар артка чигенми. Шуннан аның телефонына киләчәк кодны әйтергә кушалар. Сөйләшүне өзеп тә тормаган ханым килгән кодны әйтә дә, телефонын куя. Бераздан кырыгалдарлар янә “ишек шакый”. Шалтыратучы үзен бу юлы мониторинглау хезмәте белгече дип таныта һәм каза күрүченең счетлары буенча сорау килеп туганлыгы хакында белдерә. Шул ара да булмый, федераль куркынычсызлык хезмәте вәкиле пәйда була. Үзен Дмитрий Аксенов дип таныштырган ир-ат азнакайлыга счетында булган барлык акчаларын “иминлек счетына” күчерергә кирәклеген әйтә. 72 яшьлек ханым акчаларын “салдыра” да, улы белән Әлмәткә барып, банкомат аша мошенниклар әйткән счетка акча күчерергә тотынга. Банкомат акча кабул итми башлагач, ул икенче сәүдә үзәгенә барып, бөтен акчасын – 4 миллион 500 мең сумны мошенникларга күчереп бетерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев