Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакайлы мошенникларга 1 миллион 74 мең сум акчасын “бүләк” иткән

Хокук саклау органнары безне социаль мошенниклар кармагына капмас өчен бертуктамый кисәтеп торсалар да, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә.

Әйтик, узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 61 яшьлек ханым үзен алдаулары турында хәбәр итә. Ул телефонда уен уйгана вакытта өстәмә акча эшләү турында реклама чыгуы, шуңа басып, үзенең телефон номерын калдыруы турында сөйли. Шуннан каза күрүчегә бер-бер артлы шалтыратулар китә. Үзләрен “Газпром” менеджерлары дип таныштырган мошенниклар аңа инвестиция аша зур керемнәр вәгъдә итә. Мошенниклар шәхси кабинетка кадәр үзләре “ясап” бирәләр, кер дә, акчаңны гына салып бар. Каза күрүче банк кушымтасы аша анда майдан июнь аена кадәр 1 миллион 74 мең сум акчасын җибәреп тора. Акчаны менеджерлар, алга таба акцияләр сатып алу өчен, долларга әйләндерәләр. Ялган игъланга ышанып, акча эшләргә уйлаган азнакайлы булган 1 миллион акчасыннан да колак кагуын берничә көннән соң гына аңлый. Әмма акчадан инде җилләр искән була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев