Азнакайлы 3 миллион сум акчасын мошенникларга күчергән
Тикшерүчеләр алдауның хәйләкәр һәм рәхимсез схемасын ачыклыйлар.
Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 57 яшьлек ир-ат 3 миллион 270 мең сум акчасын урлаулары турында гариза яза.
Тикшерүчеләр алдауның хәйләкәр һәм рәхимсез схемасын ачыклыйлар.
Коточкыч хәлләр 3 декабрьдә, ир-атны үзе эшләгән оешманың телеграм-каналына “керткәч” башлана. Анда, пенсияне югалтмас өчен, “хезмәт стажын цифрлаштыру узарга” кирәклеге турында язалар. Хәбәр җитәкчелек исеменнән булгач, азнакайлы аннан-моннан шикләнми, сылтама аша үтә, билгеле бер кодны кертә һәм... тозакка эләгә.
Башта аны җинаятьчеләр: “Син хәзер Украинаның террорчылык төркеме иганәчесе булдың”, – дип куркыталар. Аннан Дәүләт хезмәтләре порталына читләрнең “үтеп керүе”, ә ир-ат исеменнән бөтен булган мөлкәтенә ышаныч кәгазе рәсмиләштерүләре хакында әйтәләр. Шунда ук “кайнар линия” телефоны да була. Паникага бирелгән азнакайлы, күрсәтелгән номерны җыя. Линиянең теге башындагы “белгечләр”, билгеле, шул ук мошенниклар була. Алар ир-атның шик-шөбһәләрен раслыйлар, янәсе аның турында бөтен мәгълүмат та Украинага җибәрелгән, ә эш белән инде прокуратура кызыксына башлаган.
Шул арада федераль казначылык экспертлары да, прокуратура тикшерүчесе дә барлыкка килә. Ул гына түгел, тәмам куркуга калган иргә үзенең исеменнән язылган ышаныч кәгазен җибәрәләр. Анда Ромаев атлы кешенең каза күрүченең мөлкәте һәм банк счетында булган акчалары белән идарә итү алуы турында язылган була. Машинасының аукционга куелуын ишеткәч, ул бөтенләй коелып төшә. Тик торганнан бар булган әйбереңнән коры каласы килми бит әле! Моның өчен счеттагы акчаларны алырга, аукционга кадәр машинаны сатып өлгерергә генә кирәк! Үзләре үк автосалон номерларын да табып бирәләр. Каза күрүчегә Түбән Кама шәһәрендә урнашкан салонда яхшы бәя тәкъдим иткәч, ул машинасын тиз генә 1 миллион 400 мең сумга сатып та кайта. Аннан саклык счетында булган 1,9 миллион сум акчасын куша да, 3 миллион 270 мең сумны “федераль казначылык счетына саклануга” җибәрә. Бу хәлләр турында танышларына сөйләгәч кенә ир-ат мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев