Азнакайда машина урлаган  яшүсмерне тоткарлаганнар
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакайда машина урлаган яшүсмерне тоткарлаганнар

Азнакай районында чит кеше транспортын урлаган яшүсмерне тоткарлаганнар.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча,  10 март көнне полициягә  23 яшьлек  егет автомобильне кич белән йорт яны территориясендә калдырганын, ә иртән аның югалуын  хәбәр иткән. Икенче көнне урлаучының шәхесен ачыклаганнар: ул 17 яшьлек егет булып чыкты. Автомобиль якындагы ишегалларының берсендә табылган. Урлаучы кылган гаебен таныган. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Чыганак:Татар-информ.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев