Азнакайда исерек килеш машинада йөргән шофер таныклыксыз калды
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакайда исерек килеш машинада йөргән шофер таныклыксыз калды

Исерек шофер – афәт чыганагы

Район юлларында исерек шоферларны әледән-әле эләктереп, җәзага тартып торалар. Кызганыч, моңа карап хокук бозучылар гына кимеми.

Төнге якта машинасына утырып чыккан И.Әхмәдишин да “тотмаслар әле”, дип үз-үзенә шулкадәр ышанган, күрәсең. Бәхеткә, ДАИ инспекторлары аны тиз эләктереп ала. Шунда ук беркетмә дә төзиләр.

3 нче суд участогы җәмгыяви судьясы әлеге эшне карап, шоферга 45 мең сум күләмендә административ штраф һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләде.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев