Азнакай шәһәрендә шәхси йортта чыккан янгын фаҗига белән тәмамланды.
Подгорная урамындагы йортта ут чыгып, ике кеше һәлак булды. Янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшкән вакытта 56 яшьлек хатын-кыз һәм 64 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.
Алдан алынган мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе электр җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм монтаж кагыйдәләрен бозу белән бәйле.
Нет комментариев