Азнакайда янгын: йорт хуҗасының 40 процент тәне пешкән
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакайда янгын: йорт хуҗасының 40 процент тәне пешкән

Янгын кичә Әлкәй авылында чыга

Кичә янгын сагы номерына Әлкәй авылында урнашкан шәхси йортларның берсендә ут чыгуы турында хәбәр килгән. Янгында йорт хуҗасы каза күрә. 40 процент тәне пешкән 68 яшьлек хатынны ашыгыч рәвештә сырхауханәгә озатканнар.

Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан кыска бәйләнеш белән бәйле. Йортта янгын турында хәбәр итүче җиһазлар да булмый.


Нет комментариев