Азнакайда бер пенсионер 6 миллион 700 мең акчасын мошенникларга биргән
Чит номерлардан шалтыратучылар белән сөйләшмәгез, аларның сүзләренә ышанмагыз дик күпме генә язып-сөйләп торсак та, мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр саны кимеми.
Узган атнада 70 яшьлек азнакайлы район эчке эшләр бүлегенә килеп, үзен алдаулары турында сөйли. Тикшерү барышында ачыкланган мәгълүматлар буенча, аңа 18 октябрьдә шалтыратучы үзен Екатерина Смирнова дип таныштыра һәм банктагы купюраларның ялган түгелме икәнлеген тикшерү өчен счетындагы акчаларын “салдырырга” куша. Болай да хәсрәт утында янган ана, аферистлар сүзенә ышанып, банктагы саклык счетыннан үзенең җыйган һәм якыны һәлак булу сәбәпле дәүләт биргән пособиене – барлыгы 6 миллион 700 мең сум акчасын ала һәм шул ук көнне таныш булмаган хатын-кызга биреп җибәрә. Бәлки әле ул һаман да үзенең мошенниклар корбаны булуын белмәс иде. Телефонына шалтыраткан хатыннан: “Мин синең акчаңа фатир сатып алдым”, – дигән сүзләрне ишеткәч кенә ана кеше эшнең нидә икәнлеген аңлап ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев