Азнакай шәһәрендә урнашкан кибеттә янгын чыккан
Уттан зыян күрүчеләр юк.
30 октябрь көнне 1 сәгать 38 минутта 87 нче янгын сүндерү бүлеге частена шәһәребезнең Хәсәншина урамында урнашкан “Находка” кибетендә янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.
Янгында барыннан да бигрәк кибетнең суыткыч җайланмалары урнашкан өлеше зыян күрә. Әлеге факт буенча сорау алганда шаһитлар янгын ачыкланган вакытта сәүдә биналарының ябык булуы турында әйтәләр. Автомат янгын сигнализацияләре вакытында эшли. Объект иминиятләштерелгән. Янгын мәйданы 3 кв. метр мәйданны тәшкил итә.
Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Тикшерү эше дәвам итә.
Фото: ОНД и ПР по Азнакаевскому муниципальному району
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев