Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакай полициясе узган елга йомгак ясады

Бүген РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек коллективы узган елга йомгак ясап, быелга бурычлар билгеләде.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Эчке эшләр минитсрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе урынбасары Кирилл Матвеев, шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин, шәһәр прокуроры Марат Гыймалтдинов һәм тикшерү бүлеге җитәкчесе Камил Баһаветдинов та  катнаштылар.

Марсель Шәйдуллин полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләп, кадрлар мәсьәләсенә дә тукталып үтте.

«Шул ук участок уполномоченныйларының аз булуы да районда җинаятьләр санының артуына йогынты ясамый калмый. Бер хезмәткәр бүген биш кешенең эшен башкара. Әлеге проблеманы хәл итү юлларын алга таба бергә эзләргә кирәк», – диде район башлыгы.

Соңыннан полиция хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев