Актүбәдә яшәүче хатын-кыз мошенникларга миллион сумга якын акчасын биргән
50 яшьлек хатын-кыз мошенниклар күрсәтмәсе буенча автомобилен саткан.
Полиция мәгълүматларына караганда, Актүбә бистәсендә яшәүче 1976 елгы хатын-кызны билгесез затлар алдап, 994 мең сум акчасын үзләштергән.
Мошенниклар үзләрен Роскомнадзор, Росфинмониторинг һәм ФСБ хезмәткәрләре итеп таныштырган. Алар актүбәлене дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына чит кешеләр кергән дип ышандырганнар. Соңрак аңа яңа телефон һәм сим-карта сатып алырга, хәтта автомобилен сатырга киңәш иткәннәр.
Зыян күрүче барысын да алдакчылар күрсәтмәсе буенча эшли: телефон да сатып ала, машинасын да сатып җибәрә.
Машина сатудан кергән акчаны ул шунда ук банкомат аша мошенникларга күчереп куя.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев