Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Юл төзү эшләре

Азнакай районының Карамалы авылында юллар яңара

Азнакай районында республика күләмендә гамәлгә ашырылучы урам-юл челтәрен яңарту программасы кысаларында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Карамалы авылының Яшьләр урамына да яңа асфальт түшәлде.

Төзек юллар – ул бары тик асфальт кына түгел. Алар авыл халкы өчен уңайлык, хәвефсез хәрәкәт, мәктәп автобусларының һәм ашыгыч ярдәм машиналарының тоткарлыксыз йөрүе, авылларның киләчәгенә ышаныч та.

Карамалы авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов әйтүенчә, авылларда төзекләндерү эшләре елдан-ел киңәя.

Авылыбыз юллары ел саен яңара. Узган ел да бер урамга асфальт түшәлгән иде. Быел Яшьләр урамы яңа асфальтлы булды. Җирлегебезгә кергән Таллы Бүләк һәм Октябрь Бүләк авылларында да төзекләндерү эшләре алып барыла. Зиратларны чистарту, үләннәрне чабу кебек өмәләрдә авыл халкы да бик теләп катнаша. Бердәм булганда эш тә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк бара,

– ди ул.

Республика программасы кысаларында юлларны яңарту эшләре районның башка авылларында да бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев