Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ

Саф һавада әйлән-бәйлән әйләндек

Бәйрәмнәр дәвам итә. Шундый күңелле бәйрәмне Нефтьчеләр урамында, саф һавада 7 нче ТОС та үткәрде.

Яңа ел бәйрәменә килгән балаларны, әти-әниләрне, әби-бабайларны… матур итеп бизәлгән чыршы, күңелле музыка каршы алды. Бәйрәмне ТОС җитәкчесе Рафаэль Бәхтиев башлап җибәрде, изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә Азнакай башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Миндубаева да кушылды Бәйрәмне тагын да күңеллерәк итеп үткәрү өчен Балалар иҗаты үзәгеннән Кыш бабай, Кар кызы,  Убырлы карчык,  Урман иясе һәм башкалар килгәннәр. Алар балалар белән Чыршы тирәсендә бик күп уеннар уйнадылар, ярыштылар, җырладылар, үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Кунакка Куян белән Бүре дә килгән иде. Балалар бик теләп алар белән фотога төштеләр. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга, өлкәннәргә, килгән кунакларга бүләкләр таратты, призлар бирде.

Яңа ел бәйрәмен шулай күңелле һәм истәлекле итеп үткәрү өчен 28 нче квартал җитәкчесе Алина Солтанова һәм аның тырыш коллективы, Балалар иҗаты үзәге җитәкчесе  Раушания Хәсәнова һәм аның талантлы коллективы үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Ә бүләкләр һәм күчтәнәчләр алырга депутатлар: Илһамия Гыйниятуллина, Равил Миннекәев, Олег Косоноговлар зур ярдәм күрсәткәннәр.

“Олысының да, кечесенең дә бик тә күңелләре булды. Шундый күңелле һәм онытылмас истәлекле, тәмле күчтәнәчле  бәйрәм өчен җитәкчеләребезгә, депутатларыбызга, гомумән һәммә оештыручыга рәхмәт, – ди 7 инче ТОС җитәкчесе Рафаэль Бәхтиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев