Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ

Азнакайда территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешуга 10 ел тулды

14 сентябрьдә территориаль иҗтимагый үзидарәләре төзелүгә ун ел булды.

Шушы кыска гына вакыт эчендә үзидарә рәисләре җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә хакимиятнең ышанычлы ярдәмчеләренә  әйләнде дияргә була.

Бүген шәһәребездә  – 13, Актүбә бистәсендә дүрт территориаль иҗтимагый үзидарә бар. Аларның барысында да элекке хезмәтләрендә сыналган, актив һәм хөрмәтле кешеләр эшли. Аларны бүген, һич икеләнмичә, арбитрлар, психологлар дип атарга да мөмкин. Намуссыз күршеләрне акылга килергә өндәүчеләр дә, туганнарны татулаштыручылар да, кирәк вакытта төпле киңәшләрен бирерүчеләр дә алар.

Активистларның көндәлек эше халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Ел саен рәисләребез бәйгеләрдә катнашып, грантлар оталар. Алар тирә-юнебезне төзекләндерүгә, балалар һәм спорт мәйданчыклары алуга тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев