Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайның матурлык тудыручылары

Арабызда алар бик күп.

Үзләре яшәгән ишек алдын, капка төпләрен гөл-чәчәккә күмеп яшәгән шәһәрдәшләребез турында "Маяк" газетасы гел яктыртып тора. Бүген сүзебез шундыйларның берсе – Болгар урамындагы 12 йорт тирәсен җәннәт иткән Раушания Бурина хакында. Табигатькә гашыйк, аны үз куллары белән тагын да матурларга алынган ханым иртә яздан йорт ишегалдын тәртипкә китереп  анда аллы-гөлле чәчәкләр, купшы куаклар утырта. Ныгып, үсеп китсеннәр дип көн дә фатирыннан су ташып сибә. Әлбәттә, тырыш, оста куллардагы үсемлекләр дә аңа рәхмәтле булып рәхәтләнеп үсеп китәләр. Җәй буена әнә шулай чәчәкләр бер-берсен алыштырып ишек алдын гүзәллеккә күмә.

Олы яшьтәге шәһәрдәшебезнең тынгысыз хезмәтен күреп, аңа ярдәм итеп торган 6 нчы ТОС җитәкчесе Рәсимә Рәхмәтуллина күршеләрне җыеп биредә чүп үләннәрен утау өмәләре оештыра. Бердәмлектә сакланган бу матурлык беренче карга кадәр күзләрне иркәләп, сокландырып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев